news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонов Россия җыелма командасы өчен җан атуын һәм Колумбиягә битараф булмавын әйтте

“Чемпионат безгә матур голлар, матур тарихлар бүләк итәр дип өметләнәм”, - диде ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры.

Леонов Россия җыелма командасы өчен җан атуын һәм Колумбиягә битараф булмавын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Россия җыелма командасы өчен җан атуын һәм Колумбия җыелмасына битараф булмавы хакында әйтте. Бу турыда ул бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында белдерде.

“Үзем Россия җыелма командасы өчен җан атам. Гәрчә, катлаулыклар килеп чыгып, тест режимында үткәрелгән матчта җиңүләр күрсәтмәсә дә. Казандагы барлык матчларны да карап барачакмын. Дөрес, минем билетым да, матчка керү өчен аккредитациям дә юк. Әгәр минем матчларга керү мөмкинлегем бар икән – бу минем эшем белән бәйле. Билгеле, Россия җыелма командасы өчен җан атачакмын. Россия алга! Шулай да Колумбия җыелма командасына да битараф түгелмен. Анда менә дигән егетләр, кызыклы уенчылар”, – диде министр.

Владимир Леонов Футбол буенча дөнья чемпионаты күңелләрдә озак сакланыр дигән өметтә.

“Матур футбол өчен җан атарга кирәк. Әлеге чемпионат үзенең контенты, матур уеннары белән истә калсын дип телим. Безнең илгә бик күп йолдызлар киләчәк. Күбесе өчен бу финал чемпионаты булып, карьераларына нокта куярга да мөмкин. Әмма гонорарларга һәм тормыш дәрәҗәсенә кармастан, бу – профессиональ спорт диясе килә. Чемпионат безгә матур голлар, кызыклы мизгелләр, бай тарихлар бүләк итсен иде. Бу чемпионат бик озак истә калыр дип уйлыйм. Чөнки ул безнең илдә беренче тапкыр уздырыла”, - диде Яшьләр эшләре һәм спорт министры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100