Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Леонов Казанның Олимпия уеннарына дәгъвасын киләчәк эше дип белдерде
Владимир Леонов Казанда әлегә башка киңкүләм вакыйгалар узачагын искәртте.
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, Казанның Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва кыла алуы - әле шактый ерак киләчәк мәсьәләсе. Министр чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта узган матбугат конференциясендә әлегә бу хакта җитди сөйләшүләр алып бару иртәрәк булуына ишарәләде.
“Болай чынбарлык күзлегеннән караганда, җәйге Олимпия уеннарына якындагы 2032 ел гына карала ала. Ни өчен дигәндә, 2024 елда Олимпия уеннарын - яраткан шәһәребез Париж, ә 2028 елда Лос-Анджелес кабул итәчәк. Ә 2020 елда Токио үткәрәчәк. Шуңа күрә бу мәсьәлә әле – шактый ерак перспектива”, - дип белдерде Владимир Леонов.
“Карарбыз. Әле тагын башка юнәлешләр дә бар бит – Европа Олимпия уеннары, Яшүсмерләр Олимпия уеннары, башка спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары бар. Моның белән күптәннән шөгыльләнәбез. Чикләүче нәрсәләр дә бар иде бит. Без, аккредитация булмаганлыктан, теләсә нинди заявка кампаниясендә катнашу мөмкинлегеннән дә мәхрүм калган идек”, - дип, допингта гаепләнүләргә ишарәләде. “Бу процесс төгәлләнсә, заявка бирү турында да җитди сөйләшеп булыр”, - дип саный министр.
Ул киләсе елда безне зур вакыйга көтүен – эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс дөнья чемпионаты уздырылачагын искәртте. Аның фикеренчә, спорт вакыйгасы булмаса да, ул да бик кызыклы, мавыктыргыч булырга охшаган. “Аны югары дәрәҗәдә оештырырга тырышачакбыз. Бу - шулай ук Казанга туристлар, инвестицияләр китерә торган чара”, - дип белдерде Владимир Леонов. Ул 2022 елда Казанда кыска дистанциядә суда йөзү буенча чемпионат узачагын да искәртеп узды.
- Россия Олимпия комитеты башлыгы Станислав Поздняков Казан һәм Санкт-Петербургның 2036 елда җәйге Олимпия уеннарын үткәрү хокукын алу өчен көрәшергә мөмкинлеген әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз