news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонов «Казан-Арена»ның Дөнья чемпионатына әзер булу-булмавы турында үз сүзен әйтте

"Бернинди ачу, «Казан-Арена»да уйнап булмаячагы турында сүз булмады", - дип ачыклык кертте Леонов.

 (Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Татарстан спорт министры Владимир Леонов Россия спорт министры Виталий Мутконың «Казан-Арена»ның 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзер түгел дип белдерүен шәрехләде. Искәртеп үтик: кичә Россия спорт министры Казанның 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлеген тәнкыйтькә тотты.

"Әйе, кичә Мутко Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерлек буенча эшче төркем киңәшмәсендә газон уңаеннан шикләнүләр булуын белдерде. Чынлыкта без Мутко белән бер дулкында эшлибез. Аңлашыла ки, гомумән, Дөнья кубогына әзерлек уңаеннан борчылулар бар, вакыт аз кала. Шуңа күрә аның шелтәсе билгеле дәрәҗәдә аклана. Барысы да югары дәрәҗәдә узуын телибез. Без шунда ук шелтәгә һәм тәнкыйтькә игътибар итәбез, бездә тиешле инфраструктура бар. Бәлки ул ниндидер ниндидер хисап документлары, заказчылар һәм подрядчылар мөнәсәбәтләре белән бәйле техник җитешсезлекләр турында белдергәндер. Бернинди ачу, «Казан-Арена»да уйнап булмаячагы турында сүз булмады", - дип ачыклык кертте Леонов.

"Безнең аренада уйнарга мөмкин! Бөтен документлар әзер, барысы да тәртиптә. Без стадионны реконструкцияләү белән шөгыльләнмибез, ә газонны гына алмаштырабыз. Стадион тулысынча тапшырылган, аренаны кабул итү актлары имзаланган. Уен кыры барлык регламентлар буенча әзер. Газонны урнаштыру буенча яңа технология кулландык, газон буенча белгечләр берничә тапкыр килде. Бернинди проблема да булмады һәм булмаячак - уйнарга була", - диде республика спорт министры.

"ФИФАның комиссиясе узган елның декабреннән башлап «Казан-Арена»га биш тапкыр килде. Алар һәр визит саен хисап яздылар, аны халыкара футбол федерациясе һәм Дөнья чемпионатын оештыру комитеты җитәкчелегенә тапшырдылар. Соңгы визитта без Россия чемпионаты уртасында биредә уйнарга рөхсәт алдык. Язын уен кырын нишләтергә икәнлеген караячакбыз. Биредә 4 тапкыр газонны алыштырдык, анда "Рубин" 19 рәсми матч үткәрергә өлгерде. Хәзерге сезонны әлеге стадионда тәмамларга планлаштырабыз, ә аннары нәрсә эшләргә икәнлеген хәл итәчәкбез", - диде Леонов.

"Язын безнең стадион җыелма команда матчларын кабул итәргә әзер булачак дип уйлыйм. Биредә теләсә нинди турнир үткәрергә планлаштырабыз, безгә стадионны һәм уен кырын сынарга кирәк булачак. Әмма тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм, бүген «Казан-Арена» Россия җыелма командасы матчын кабул итәргә әзер. Биредә Конфедерацияләр кубогының һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатының барлык матчларын үткәрү өчен барысын да эшләячәкбез. Мутко әйткән сүзләр эш барышында безнең белән һәр көн була торган хәл", - дип билгеләп үтте Леонов.

Министр 2017 елда Конфедерацияләр кубогына стадион янындагы парковканы киңәйтүне раслады. "Киләсе елда яңа парковка эшләячәк. Бу ФИФА регламенты рөхсәт итә торган ачык парковка булачак. Конфедерацияләр кубогына һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатына «Казан-Арена»дан тыш башкаланың тагын ике стадионы «Электрон» һәм «Рубин» әзерләнә, аларда шулай ук яңа газон җәелә", - дип ачыклык кертте Леонов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100