Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Леонов «Ел спортчысы» тантанасында: Быел без 70тән артык зур масштаблы чара уздырдык
Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, ел саен үткәрелә торган «Ел спортчысы» премиясе узды. Тантана башланыр алдыннан ТР спорт министры Владимир Леонов елга йомгак ясады.
«Без ел саен Яңа ел алдыннан елга йомгак ясарга, барысына да уртак хезмәт өчен рәхмәт белдерергә җыелабыз. Елны озатканда шуны әйтәсем килә: ул бик бай һәм нәтиҗәле булды. Бүген зур халыкара ярышлар үткәрү мөмкинлеге булмаса да, без эчке беренчелекләргә, турнирларга һәм чемпионатларга игътибарны юнәлттек. Быел без 70тән артык зур масштаблы чара уздырдык. Республикабыз территориясендә 13 Россия чемпионаты үткәрелде — бу бүгенге көнгә рекорд. Казанда «Ак Барс Арена» стадионында футбол буенча Россия Суперкубогын кабул иттек. Һәм бүгенге көндә без илдә спорт корылмалары саны буенча лидер булып торабыз», — дип белдерде Леонов.
Шулай ук ТР спорт министры Татарстанның йөзү бассейннары һәм боз ареналары саны буенча да лидер булуын билгеләп үтте. Әйтик, хәзерге вакытта ТР территориясендә 12 100 спорт объекты эшләп килә. Моннан тыш, Леонов быел 4 ябык футбол манежы, Балтачта боз аренасы, фехтование үзәге, шулай ук Казанда «Рубин» ФК базасында яңа футбол үзәге төзелүен хәбәр итте.
ТР спорт министры реновация эшләренең дә дәвам итүен өстәде. Быел фигуралы шуу сарае һәм җәядән ату үзәге төзеләчәк урыннарга нигез ташлары салынды.
«Бу — минем барлык хезмәттәшләрем һәм Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелгән зур казанышлар», — дип йомгаклады Леонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз