Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Леонов: Алинә Заһитова тамашасы Казанда БРИКС саммитында күрсәтелмәячәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың «Хранители времени» боз тамашасын Казанда БРИКС саммитында күрсәтеп булмаячак, әмма аны үстерү һәм тиражлау теләге бар. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Элегрәк Заһитова журналистлар белән сөйләшкәндә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның БРИКС саммиты вакытында «Хранители времени» боз тамашасын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәгенә өмет белдергән иде.
«Алинә молодец, лаеклы контент ясады, монда фикер һәм идея бар. Шоуны БРИКС саммитында куллану идеясе бар иде, әмма вакыт, чара регламенты һәм иминлек структурасы белән чикләнгәнлектән, бу мөмкин түгел», — диде Леонов.
БРИКСның уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте. 20дән артык илнең лидеры саммитта катнашуын раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз