news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Якунин махсус операция аркасында резерв фонды чикләүләрен бетерүне тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, өлешчә мобилизация буенча чараларга акча юнәлтү өчен, республиканың резерв фонды күләмен арттыруны тәкъдим итте.

Бу хакта ул журналистларга 2023-2025 елларга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларыннан соң әйтте.

«Резерв фонды буенча чикләүләрне бетерергә кирәк. Бу чикләүләрне гамәлдән чыгарып, Хөкүмәткә бу мәсьәләләрне оператив хәл итү мөмкинлеген бирергә, фондны арттырырга кирәк», - диде Леонид Якунин.

Депутат керемгә салымны киметү көтелгәнен әйтте. «Табышка салым – төбәк бюджеты өчен мөһиме. 2023 елда НДФЛ буенча килгән акча, нефтьчеләр, газ хезмәткәрләре, эре предприятиеләрдән килгән табышка салымнан югарырак булыр дип планлаштырыла», - диде.

Леонид Якунин сүзләренчә, федераль бюджетта керемнәр якынча 1,1 трлн га кимегән. Бу көнбатыш илләренең Россиягә карата санкцияләре белән бәйле, сату чикле булгач, бу салымнарда да чагылыш таба.

Комитет рәисе Татарстанда соңгы сигез елда яхшы традициягә нигез салынганын искәртте – төбәк бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен арттыра. «Бизнес өчен социаль чыгымнар, ташламалар каралган. Муниципаль берәмлекләрнең тотрыклы салымнары – җир, милек. Кешеләр ул салымны түли алсын өчен, аларга ярдәм кирәк. Муниципаль берәмлекләргә зур акчалар юнәлтелә – 124,6 млрд сум», – диде Якунин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100