news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Тягачев: “Россия – спорт державасы” форумыннан яңа идеяләр көтәләр”

Казанда узачак “Россия – спорт державасы” форумы Россия күләмендә генә түгел, дөнья спортында уникаль вакыйга булачак, дип саный Россия Олимпия комитеты башлыгы

(Казан, 22 октябрь, “Татар–информ”). Бүген Казанда “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумы ачыла. Россия Олимпия комитеты президенты, Федерация Советы әгъзасы Леонид Тягачев әлеге вакыйгага (аның программасына дистәләгән чара керә) бәйле уй–фикерләре белән уртаклашты.
Казанда узачак “Россия – спорт державасы” форумы Россия күләмендә генә түгел, дөнья спортында уникаль вакыйга булачак, – дип китерә Тягачевның сүзләрен “Весь спорт”. – Форум эшендә берничә мең кеше катнашачак. Алар арасында губернаторлар, спорт төрләре буенча Халыкара федерация президентлары бар. Россия спорты җитәкчеләре һәм актив эшлеклеләре турында әйтеп тә торасы юк”.
Тягачевның сүзләренә караганда, физкультура һәм спортны үстерү буенча Президент Советы утырышы форумның төп вакыйгасы булачак. Аны 23 октябрьдә РФ Президенты Дмитрий Медведев үткәрә. Балалар–яшүсмерләр спортына дәүләт ярдәме күрсәтү, шул исәптән Россия җыелма командасын 2010 елда Сингапурда узачак беренче яшүсмерләр Олимпия уеннарына әзерлек буенча чараларны яхшырту Президент Советы утырышының төп темасы булыр дип көтелә. “Дөрестән дә, балалар–яшүсмерләр спорты аерым игътибар һәм ярдәм сорый. Беренче чиратта, бу балалар спорт мәктәпләрендә эшләүче тренерларга кагыла, хәзерге вакытта алар социаль яктан иң аз якланган. Президент Советы утырышы нәтиҗәләре буенча әлеге мәсьәлә буенча йөкләмә биреләчәге хакында ышанып әйтә алам”, – дип ассызыклады ул.
“Форумның башка мәйданчыклары – семинар, конференция, түгәрәк өстәлләрдә дә безнең спортның структурасын камилләштерү буенча яңа идеяләр яңгырар, дип өметләнәм, соңыннан алар закон инициативалары булып үсеп җитәргә мөмкин. Дөньяда төрле системалар (Америка, Кытай, Франция һәм башкалар) бар. Безгә Америка системасы якынрактыр, мөгаен. Без Россия спортының үсеше һәм алга китүе өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тиеш. Виталий Мутко РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры итеп билгеләнгәч, Россия Олимпия комитеты һәм дәүләт спорт идарәсе органы арасында урнашкан конструктив мөнәсәбәтләрне дә мин уңай мисаллар рәтенә кертәм”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100