news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Толчинский: Журналистиканы тәмамлаучыларның туксан проценты эшле була

Декан яңа уку елында бюджет урыннарына өч фәннән 285-300 балл җыйган укучылар гына үтәр дип фаразлый.

Леонид Толчинский: Журналистиканы тәмамлаучыларның туксан проценты эшле була
Леонид Толчинский
Солтан Исхаков

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский журналистиканы тәмамлаучыларның туксан проценты диплом алуга эш белән тәэмин ителүен әйтте.

«Без быел бакалавриат һәм магистратура буенча 290 кеше чыгарабыз. Күпләр аның кадәр белгечне кая урнаштырып бетерүебез турында кызыксына. Без федераль университет булгач, абитуриентлар укырга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның төрле илләреннән киләләр. Күбесе эшкә туган якларына кайтып китә. Эшкә урнашу күрсәткече бездә туксан процент тәшкил итә. Университетта бу иң югары нәтиҗәләрнең берсе», - диде Леонид Толчинский «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Декан сүзләренчә, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе яңа уку елына, магистратураны исәпкә алып, 350 абитуриент җыярга планлаштыра. Бүгенгә ике меңгә якын кеше гариза калдырган. Әлегә бер урынга алты кеше дәгъва кыла. Документлар 25 июльгә, ә өстәмә сынау үткән очракта – 15 июльгә, кадәр кабул ителүен исәптә тотып, урын өчен көрәшүчеләрнең күбрәк булуы көтелә.

«Бюджет урыннары күп түгел, шуңа күрә анда узу баллары бик югары булачак. Былтыргы кебек үк, бюджет урыннарына өч фәннән 285-300 балл җыйган укучылар гына үтәр дип фаразлыйм», - диде Леонид Толчинский.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе дүрт юнәлеш – мультимедиалы журналистика (шул исәптән милли журналистика); телевидение; реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә; медиакоммуникацияләр буенча белгечләр әзерли. Журналистика юнәлешендә аспирантура да бар.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100