news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Слуцкий яңа елдагы беренче эш көнендә Татарстан Президенты белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов, яңа тренерны сәламләп, аңа WorldSkills символикасы төшерелгән бильярд таягы бүләк итте.

Леонид Слуцкий яңа елдагы беренче эш көнендә Татарстан Президенты белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). «Рубин» футбол клубы тренеры Леонид Слуцкий Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов, яңа тренерны сәламләп, аңа WorldSkills символикасы төшерелгән бильярд таягы бүләк иткән.

«Слуцкий бүләкне үзе белән алмавына үкенүен белдерде. Рөстәм Миңнеханов исә моңа җавап итеп „Рубин“ футбол клубының яхшы чыгыш ясавы татарстанлылар – футбол җанатарлары өчен төп бүләк булачагын әйтте», - диде матбугат хезмәте җитәкчесе.

Президент белән очрашуда Слуцкий шулай ук Татарстанда өсте ябулы дүрт футбол манежы төзелүе һәм зур спорт өчен кадрлар әзерләүдә клубның үз мәктәбен формалаштыруның әһәмияте хакында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100