news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Слуцкий ТР Президентының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсенә язылды

«Рубин»ның яңа тренеры Рөстәм Миңнехановның сәхифәсенә язылучылар санының күп булуына соклану катыш гаҗәпләнүен белдерде.

Леонид Слуцкий ТР Президентының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсенә язылды
tatarstan.ru

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Рубин» футбол клубының яңа тренеры Леонид Слуцкий Татарстан Президенты белән очрашу вакытында Рөстәм Миңнехановның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсенә язылуы һәм нәкъ менә аккаунт аша Татарстан белән таныша башлавы хакында сөйләде.

«Сезнең инстаграм бик текә, язылучылары бик күп!» - диде тренер. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Сүз уңаеннан, «Татар-информ» агентлыгы ТР Президентының сәхифәсе «лайклар» һәм шәрехләмәләр саны буенча Россия губернаторлары социаль челтәрләрендәге иң «җанлы» аккаунтлар рейтингында икенче урынны алуы хакында хәбәр иткән иде инде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Леонид Слуцкий футбол һәм «Рубин» клубын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты, шулай ук футболчылар әзерләү темасын кузгатты. Президент Татарстанда өсте ябулы дүрт футбол манежы төзелүе турында сөйләде һәм зур спорт өчен кадрлар әзерләүдә клубның үз мәктәбен формалаштыруның әһәмиятен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100