news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Леонид Ким барлык низаглар кешеләрнең бер-берсен аңламавыннан килеп чыга, дип саный

ЮНЕСКО Ассоциацияләшкән мәктәпләренең Казахстандагы милли координаторы “Татар-информ” корреспондентына интервью бирде.

Леонид Ким барлык низаглар кешеләрнең бер-берсен аңламавыннан килеп чыга, дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Нәрсә беләндер аерылып торган кешене аңламау яки аңларга теләмәү милләтара һәм динара низаглар китереп чыгаруда төп сәбәп булып тора. Мәдәниятара диалог форумы катнашучысы - ЮНЕСКО Ассоцияцияләшкән мәктәпләренең Казахстандагы милли координаторы Леонид Ким моның шулай икәненә ышаныч белдерә.

“Барлык милләтара һәм динара низаглар кешеләр бер-берсен аңламаудан яки аңларга теләмәүдән килеп чыга”, - диде Ким интервьюда.

Казанда башланган форум турында кунак: “Сүз дә юк, әлеге чара зур әһәмияткә ия. Чөнки дөньяда ЮНЕСКОның 11 мең Ассоцияцияләшкән мәктәбе бар. Һәм БМОга кергән һәр суверен илдә ЮНЕСКО Ассоцияләшкән мәктәбе төзелә. Аларның эшчәнлеге укучыларның, яшьләрнең тыныч һәм килешеп яшәвен булдыруга юнәлдерелгән”.

Мәдәниятара диалог форум мәйданчыгында да алып барыла. Бирегә Европа, Азия, Төньяк Америкадан һәм 40лап илдән вәкилләр килгән.

“Төрле ил вәкилләре бер-берсе белән аралашып, килешүләр алып баралар икән, бу искиткеч бит. Һәркайсының үз мәдәнияте, үз тарихы. Әмма максат безнең бер – үзара аңлашу, хөрмәт булсын”, - диде Леонид Ким.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100