news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Леокадия Дробижева: "Татарстанда руслар һәм татарлар бер-берсенә 92-93 процент ышана"

Россиянең танылган социологы Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы утырышында чыгыш ясады

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстанда руслар һәм татарлар бер-берләренә 90 проценттан артыкка ышана. Бу мәгълүматларны кичә Россия Фәннәр академиясе Социология институтының Милләтара мөнәсәбәтләрне тикшерү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм Татарстан республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең уртак утырышында китерде.

Чара Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киңәйтелгән составта узды.

"Татарстан тәҗрибәсе тарихи кыска вакыт эчендә катлаулы вазгыятьләрдә хәлне яхшы якка үзгәртеп булуны күрсәтә. Татарстан галимнәре белән бергә үткәргән соңгы социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, биредә милләтара мөнәсәбәтләр илдәге иң яхшысы буларак бәяләнә. Ул күрсәткеч Россия буенча тулаем алганда 50-60 процент булса, Татарстанда - 70-80 процент. Бу яхшы бәя, тик без моның белән генә тынычланырга тиеш түгел", - диде ул.

Россиянең танылган социологы хәбәр иткәнчә, үткәрелгән сораштырулар буенча, Татарстанда руслар һәм татарлар бер-берләренә 92-93 процент ышына. "Биредә татарлар һәм руслар бер-берсенә бер төрле ышана. Безнең өчен бу көтелмәгән хәл булды. Әйтик, Мәскәүдә кешеләр бер-берсенә 50 процентка, ә тулысынча нибары 28 проценты гына ышана. Бу яктан Татарстанда хәлләр бик яхшы", - дип билгеләп үтте Дробижева.

Шулай ук сораштырулар нәтиҗәсендә, Россиядә илне  уртак йорт дип сораштырылучыларның 47 проценты таныса, Татарстан, Башкортстан һәм Якутиядә -  респондентларның 80-90 проценты. "Россияне шундый төбәкләр тота, моны аңлау мөһим", - дип ассызыклады галимә.

Татар һәм рус телләрен үзләштерүгә килгәндә исә, аның сүзләренчә, биредә эшләрне низаг чыкмаслык итеп оештыру зарур. "Моның өчен ниндидер мәйданчыклар кирәк. Минемчә, Татарстанда да андый мәйданчыклар оештыру начар булмас иде. Сораштырулар күрсәткәнчә, руссларның 50 проценты татар телен белергә кирәк дип саный, ничек һәм нинди күләмдә икәне генә сорау тудыра", - дип билгеләп үтте Л.Дробижева.      

news_right_1
news_right_2
news_bot