news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск шәһәрендә “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте

Лениногорск шәһәрендә “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте
dumrt.ru

Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә VIII “Гыйлем нуры” бәйгесе оештырылды. 2012 елдан бирле үткәрелә торган бәйге быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды.

Бәйгенең төп максты – имам Әбу Хәнифә мәзһәбен һәм Матуриди гакыйдәсен ныгыту, гыйлем алуга мәхәббәт тәрбияләү, мөселманнар арасында дуслыкны арттыру. Бу хакта Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәбәр итә.

Бәйгедә дүртәр мөслимәдән торган 12 команда катнашты. Алар Әлмәт, Баулы, Азнакай, Чаллы, Казан, Кукмара, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләреннән, Ютазы, Мөслим, Сарман районнарыннан килде.

Казан шәһәрен башкала мәчетләре каршындагы курсларга йөрүче мөслимәләр тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot