Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногрск районыннан «Алмакай» ат утары командасы Үзбәкстанда халыкара турнирда катнашты

24-26 март көннәрендә Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә «Күк бүре» традицион уены буенча халыкара турнир узды. Анда Лениногорск районының «Алмакай» ат утары командасы да катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Җыелма команда составында тренер Уел Бадыкшанов җитәкчелегендә Хәйбриев Динар, Әхмәтҗанов Ранил, Хәйруллин Айдан чыгыш ясады. Татарстанның башка командалары белән бергә осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Ярышларда 5 команда катнашты, алар ике группага бүленгән:
- А төркеме: Үзбәкстан-1, Казахстан, Таҗикстан
- Б төркеме: Үзбәкстан-2, Россия-Татарстан
«Алмакай» командасы Үзбәкстан-2 командасына 15:5 исәбе белән һәм Таҗикстанга 8:3 исәбе белән җиңелде. Җиңелүгә карамастан, һәр матч мөһим дәрес кебек һәм иң көчле уенчылардан тәҗрибә алу мөмкинлеге булды.
Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Үзбәкстан-1, икенче урынны Үзбәкстан-2, өченче урынны Казахстан яулады.
«Үзбәкстан һәм Таҗикстан командалары югары дәрәҗә күрсәтте, алар чыннан да көчле көндәшләр. Призлы урын алмавыбызга борчылсак та, безнең өчен бу бәяләп бетергесез тәҗрибә булды. Без алардан өйрәндек, аларның сарык муляжын җирдән ничек итеп алуларын күрдек, тактиканы үзләштердек. Турнир барышында чын осталык мәктәбе уздык. Тагын да көчебезне туплап, киләчәктә дә катнашырга уйлыйбыз», – дип сөйләгән «Алмакай» ат утарына нигез салучы фермер Фәрид Нәбиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз