news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорсктан Рүзәл Гарипов Россиянең иң яхшы участковые булып танылды

Рүзәл Гариповка УАЗ «Патриот» автомобиле ачкычы тапшырылды, майор исеме бирелде.

(Лениногорск, 21 ноябрь, “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскилы Рүзәл Гариповка УАЗ «Патриот» автомобиле ачкычы тапшырылды, майор исеме бирелде. Ул "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә үтте, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Тантанага “Халык участковые-2017” Бөтенроссия конкурсында катнашып җиңгән өч участковый чакырылган иде: Татарстаннан Рүзәл Гарипов, Ненец автоном округы һәм Чукотка участковые.

Лениногорск участок инспекторы Рүзәл Гариповка былтыргы конкурсның җиңүчесе Калининград капитаны Виталий Тохтамыш "Халык участковые" статуэткасын тапшырды.

Моннан тыш, Рүзәл Рамилевич иң зур бүләк - УАЗ «Патриот» автомобильле булды, ачкычын тантаналы төстә тапшырдылар һәм майор исеме бирелү турында хәбәр иттеләр.
- Татарстан, Лениногорск районы җитәкчелегенә миңа мондый мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтемне белдерәм, - диде Рүзәл Рамилевич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100