news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскта төнге янгында ир белән хатын һәлак булган

Лениногорскта төнге янгында ир белән хатын һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Лениногорскиның Лермонтов урамындагы ике катлы күпфатирлы йортта 20 декабрь, сишәмбе иртәсендә янгын чыккан. Янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 4.28 сәгатьтә кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урында янгын сүндерүчеләр ике бүлмәле фатирның икенче катында әйберләр һәм җиһазлар януын ачыклаган.

04.39 сәгатьтә янгынны чикләп алганнар. Бер минуттан янгын сүндерүчеләр ачык януны бетергән.

Янган конструкцияләрне аралаганда ир-атның гәүдәсе, ә берникадәр вакыттан соң хатын-кызның гәүдәсе табылган. Аларның шәхесләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100