news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ЛениногорскРемСервис җәмгыятенең яшь хезмәткәрләре өчен һөнәри осталык бәйгесе оештырылды
Анда төрле бүлекләрдән электромонтерлар көч сынашты
Скопировать ссылку
(Лениногорск, 18 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ЛениногорскРемСервис хезмәткәрләре өчен традицион осталык бәйгесе быел җәмгыятьнең эшкә өйрәтү базасының укыту полигонында үтте. Анда барлык бүлекләрдән дә электромонтерлар көч сынашты, дип хәбәр итә “Заман сулышы”.
Бәйге Бөек Җиңүнең - 65, “Татнефть” җәмгыятенең - 60 һәм предприятиенең 40 еллыгына багышланды. Ярыш әләмен күтәрү хокукы предприятиенең ветераннары - Мансур Мортазин белән Насыйх Сәхаповка бирелде. Бәйге ике этаптан – теория һәм тәҗрибәдә кулланып караудан гыйбарәт иде.
Конкурсны иң беренчеләрдән булып мастер Руслан Фәтхетдинов җитәкчелегендәге вахта башлап җибәрде. Егетләрнең мондый төр ярышларда тәүге катнашуы иде. Шуңа да, килеп чыккан кайбер аңлашылмаучанлыклар аларга беренчелекне алырга бирмәде.
Дмитрий Якшигулов вахтасы икенче булып чыгыш ясады. Бердәм һәм дус коллектив биремнәрдә бер генә хата да җибәрмичә, иң күп балл җыеп, беренчелекне яулады. Икенче урынны мастер Рифат Вәлиев командасы алса, өченчегә 1 нче цех мастеры Айдар Ибраһимов һәм аның егетләре чыкты.
Электромонтерлар арасында Виктор Кордюшов иң яхшылар рәтенә керде. Җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Хәзер алар “Татнефть” җәмгыяте кысаларында үткәреләчәк нәкъ шундый һөнәри осталык бәйгесендә катнашырга әзерләнәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot