news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Лениногорскнефть” 2012 елда 3 млн 225 мең тонна нефть чыгарган

Идарә коллективы барлык җитештерү күрсәткечләрен дә үтәүгә ирешкән

 (Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Лениногорскнефть” идарәсе коллективының еллык йомгаклау конференциясе узды. Анда 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, агымдагы елның төп бурычлары билгеләнде, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.
Чара эшендә “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының скважиналар ремонтлау, бораулау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Рифкать Рахманов, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм сервис компанияләре вәкилләре катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов 2012 елның предприятие өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. 3 млн. 225 мең тонна нефть чыгарылып, идарә коллективы барлык җитештерү күрсәткечләрен үтәүгә ирешкән.
- Нефть табу күләменең ел саен арта баруы, скважиналар фондының «картаюы», безгә скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонты ясау, катламнардагы нефть бирүчәнлекне арттыру һәм алардагы басымны саклау мәсьәләләрендә технологияләрне җентекләп сайлауны таләп итә, - диде идарә начальнигы.
Скважиналарны бораулауга килгәндә, соңгы елларда эксплуатацион скважиналарны төзүдә чыгымнарны киметү юнәлешендә алга китү күзәтелә. Моңа кече диаметрдагы алымны кулланып бораулау нәтиҗәсендә ирешелгән.
Берничә ел элек идарәнең киләчәге дип саналган, хәзер инде бүгенгесе дип әйтелүче 301-303 нче нефть ятмаларын үзләштерү җиңел генә бирелми нефтьчеләргә. 2012 елда яңа технологияләр куллану әлеге ятмаларны суландыру темпын тотрыклы итәргә ярдәм иткән.
Ел саен электр энергиясенә бәяләр артып тора. Әмма үз вакытында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә нефть табу үзкыйммәтенең составындагы электр энергиясенә тотылган чыгым 10 процент дәрәҗәсендә саклана килә. Бу – уңай күрсәткеч.
Тирә–як мохитне саклау, җитештерү процессын автоматлаштыру, яңа җайланмалар, рационализаторлык тәкъдимнәрен кертү буенча актив эш алып барыла. Әлеге юнәлеш буенча идарә хезмәткәрләренең республика, Россия һәм Халыкара күргәзмәләрдә катнашып, уңышларга ирешүләре күп нәрсә турында сөйли. Мәскәүдә үткән “Архимед-2012” XV Халыкара уйлап табучылар һәм инновацион идеяләр салонында “Лениногорскнефть” эшләнмәләре медаль һәм диплом, “Татарстанның иң яхшы 50 инновацион фикере” бәйгесендә катнашып, диплом һәм исемле премия иясе, нефть тармагындагы иң югары бүләкләрнең берсе – академик Губкин исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булалар. Болар, һичшиксез, максатчан рәвештә кадрлар әзерләү һәм аларны укыту, шулай ук заманча карашлы, белемле яшь белгечләрне җитештерү өлкәсенә җәлеп итү нәтиҗәсе.
Идарә начальнигы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда хезмәт шартларын яхшырту, торак белән тәэмин итү, хезмәткәрләрнең һәм балаларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм ял итү урыннарын булдыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла. “Татнефть” җәмгыяте шәһәребез урамнарындагы, урман паркы зонасындагы төзекләндерү, юлларга асфальт түшәү эшләрендә саллы гына өлеш кертте. Сарабиккол һәм Федотовка авылларында юл салынды, Спиридоновка авылындагы чиркәүгә капиталь ремонт уздырылды, Зеленая Роща авылы мәчете ремонтланды.
2013 ел аеруча истәлекле булачак, чөнки Татарстан нефтен үзләштерә башлауга 70 ел тула. Бу уңайдан, “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән бездә шактый яңа объектлар калкып чыгачак, булганнары ремонтланачак. Иске Шөгер Мәдәният йортын ремонтлау, Карабашта аквапарк төзү планга кертелгән чараларның берничәсе генә. Хәзерге вакытта 7 нче микрорайонда балалар бакчасы, 10 нчы мәктәп янәшәсендә ике теннис кортыннан торачак спорткомплекс төзелә, 2 нче мәктәпне төзү турында карар кабул ителгән. Шулай ук гинекология бүлеген һәм бала тудыру йортын ремонтлауда да “Татнефть” җәмгыяте саллы өлеш кертәчәк, дип көтелә.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов район һәм шәһәрдәге барлык эшләрдә дә нефтьчеләрнең актив катнашуын ассызыклап, «Татнефть» җәмгыяте коллективына, җитәкчелегенә рәхмәте зур булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot