news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскийның Яңа Шөгер авылында карантин кертелгән

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Карары басылып чыккан.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскийның  Яңа Шөгер авылында терлекләрдә котыру авыруы ачыкланганга, карантин игълан ителгән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Карары басылып чыккан, дип яза район басмасы. 
 
Яңа Шөгердә 21 июньдә карантин кертелә. Карантин вакытында йорт хайваннарын сату, аларны элеге территориядән читкә чыгару, кыргый җәнлекләрне тоту, авыру дигән шик тудыра торган хайваннарны ит өчен сую, котыру авырулы хайваннарның сөтен сату, ризыкка куллану, хайваннарга ашату тыела.
 
Карантин тиешле чараларны күрү шарты үтәгәннән соң, терлекләрнең котыру авыруы белән чирләгән  соңгы очрагы  көненнән соң, 2 айдан бетерелергә тиеш диелә Президент Указында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100