Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскиның Зәй-Каратай авылында мөнәҗәтләр кичәсе үткәрделәр
Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы мөслимәләре пәйгамбәрне искә алу нияте белән, беренчеләрдән булып, кирәкле һәм әһәмиятле чара уздырды. Рәсүлебезнең тормыш юлы һәм яшәү рәвешен, холкын искә алдылар, аның турында мөнәҗәтләр башкардылар, салаватлар әйтүнең фазыйләтләрен искә төшерделәр. Бу хакта «Ислам в Лениногорске» төркеме хәбәр итә, дип яза «Заман сулышы».
Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт вәгазь сөйләде.
Мөхтәсибәт каршында эшләп килүче «Мөслимә» клубы җитәкчесе Ләйлә ханым барысына да салаватлар турында китапчык таратты.
Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова чараны күңел түренә үтәрлек итеп алып барды.
Зәй-Каратай мөслимәләре мөнәҗәтләр башкардылар, викторина үткәрделәр.
Авыл имамы Илдус хәзрәт авыл мөслимәләрнең эшләрен югары бәяләде.
Соңыннан мәдәният йортыннан барысы да мәчеткә таба юнәлделәр. Анда ашханәдә ашап-эчеп, дога кылдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз