Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскиның Югары Чыршылы авылында Чик буе сакчыларына һәйкәл төзелә
Лениногорскиның Түбән Чыршылы авыл җирлегенә караучы Югары Чыршылы авылында чик буе сакчылары хөрмәтенә һәйкәл төзү эше бара. Әлеге һәйкәл авылның актив кешесе Әкъдәс Вафин инициативасы буенча эшләнелә. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Һәйкәлгә нигез салынган. Таш утыртылган. Һәйкәлне ачу тантанасы 28 майга – Чик буе сакчылары көненә билгеләнгән.
Югары Чыршылы авылында тырыш, уңган халык яши. Узган ел авылның 200 еллыгын билгеләп үттеләр, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз