news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Түбән Чыршылы мәктәбендә галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар булды

Лениногорскиның Түбән Чыршылы мәктәбендә галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар булды
Фото: мәктәп сайтыннан

Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, бертуган Индус һәм Энгель Таһировлар туган яклары Лениногорск районы Шөгер авылын онытмыйлар. Шулай ук алар күңеленә Түбән Чыршылы авылы да якын. Авыр сугыш елларында әниләре Әминә Каюмова мәктәп директоры, партоешма секретаре булып эшләгән. Бу хакта «Заман сулышы» мәктәп сайтына сылтама белән яза.

Туган якка кайткач, алар Түбән Чыршылы мәктәбенә дә килергә булганнар. Мәктәп хәбәр иткәнчә, җылы, кызыклы очрашу булган. Мәктәп музеенда Таһировлар гаиләсе белән бәйле материаллар саклана.

«Индус Ризак улы үзе язган китапларны да музейга бүләк итте. Җылы очрашу булды бу. Күпме истәлекләр, хатирәләр турында сөйләшелде. Мәктәпне үз итеп килгән олы шәхесләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез», - дип хәбәр итә мәктәп сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100