news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның Шөгер участок хастаханәсе 8 елдан соң кабат ачылды

Лениногорскиның Шөгер участок хастаханәсе 8 елдан соң кабат ачылды
"Заман сулышы"

Лениногорскиның Шөгер авылында 8 ел эшләми торган участок хастаханәсе янәдән үз ишекләрен яңартылган хәлдә ачты, шулай ук биредә районара гериатрия бүлеге дә эшләячәк. Шөгер участок хастаханәсенә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында һәм «Татнефть»нең Хәйрия фонды гранты нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән. 

Ачылу чарасында авыл кешеләре, республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, район башлыы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин, шәһәр һәм районның баш табибы Рим Әмиров катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Яңа хастаханә 18 торак пунктта яшәүче 6 меңнән артык кешенең сәламәтлеген кайгыртачак. Биредә тиешле медицина хезмәте күрсәтер өчен барлык шартлар да бар. Участок хастаханәсенә 4 мең ярымнан артык кешегә хезмәт күрсәтә торган 11 ФАП беркетелгән.

Килгән кунаклар авыл халкына бирегә профилактика алырга, бер-берең белән күрешергә генә килергә дип теләделәр. Рәгать Хөсәенов, Рим Әмиров Татарстан җитәкчелегенә, министр урынбасары Альмир Абашевка, «Татнефть» җитәкчелегенә, шулай ук Ринат Шәфигуллинга амбулатория өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Биредә Гериатрия бүлеге – районара бүлек тә эшләячәк. Ул олы кешеләрнең авыруларын профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot