Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскиның Сарабиккол авылында госпиталь өчен мендәр ясыйлар
![Лениногорскиның Сарабиккол авылында госпиталь өчен мендәр ясыйлар](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/11/3b91c4cacf9ae5acf7cb888a0dd18bc0.jpg)
Лениногорскиның Сарабиккол авылындагы кибетнең бер бүлмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм госпиталь өчен кирәкле әйберләрне җыялар. Шунда ук йон язалар һәм эрлиләр, мендәр ясау белән шөгыльләнәләр. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Ярдәм күрсәтергә сорагач, халыкның битарафлык күрсәтмәве, ничек булышыйк дип торулары соры көннәргә куаныч өстәде», - ди Сарабикколда яшәүче Айсылу Садриева. Ул Сарабиккол авылында махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырып җибәргән.
«Мендәр эченә холлафайбер һәм йон тутырып ясый апалар. Бүгенге көндә 50дән артык мендәр ясалгандыр, алар 40Х50 сантиметр зурлыкта. Сүрүне дә, тышлыгын да әзерләп куя тегүче апалар», - ди Айсылу ханым.
Бүлмәдә простынялар тегү эше дә алып барыла. Тукыманы анда киссәләр, тегү эшен өйләргә алып кайталар. Аннары әзер әйберләрне яңадан бирегә алып киләләр һәм барысын бергә җыештырып, төргәкләгәч, Айсылу аларны Лениногорскига, «Своих не бросаем» волонтер төркеменә илтеп тапшыра.
Сарабиккол гына түгел, бу эштә Кирлегәч, Урмышлы халкы да ярдәм итә, алар да үз өлешләрен керткәннәр.
«Илдә барган вакыйгаларга борчылып, авыл халкы, бигрәк тә олы яшьтәге апалар, авырлыкларны күргән өлкән апалар шушы кибет бүлмәсен буш тотмый. Монда эшлиләр дә, гуманитар ярдәм дә китерәләр. Шәм ясар өчен калай банкалар да җыйдык, анысын да «Своих не бросаем» төркеменә илттек. Изге күңелле кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт», - ди Айсылу Садриева.
![](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/cdba189df4e5952af7db3ef69325d0ad.jpg)
Фото: © Айсылу Садриева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз