news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның «Пируэт» бию төркеме Гран-прига лаек булды

Лениногорскиның «Пируэт» бию төркеме Гран-прига лаек булды
Фото: Лениногорск хакимияте Телеграм-каналыннан

Казан шәһәрендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе «Без бергә!» Республика балалар халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын оештырды. Бу хакта «Заман сулышы» Лениногорск хакимияте Телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар бүләкләнде. «Иң яхшы күргәзмә экспозициясе» номинациясендә Лениногорск муниципаль районы танылды.

«Балалар иҗаты йорты» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесеннән «Пируэт» үрнәк бию ансамбле иң югары бүләккә — Гран-прига ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot