news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның «Пируэт» бию ансамбле халыкара конкурстан җиңү белән кайтты

Лениногорскиның «Пируэт» бию ансамбле халыкара конкурстан җиңү белән кайтты
Фото: Балалар иҗат йорты сайтыннан

Лениногорскиның «Пируэт» үрнәк бию ансамбле яшь башкаручыларның «Чаллы дусларын җыя-2025» XVI халыкара фестиваль-конкурсыннан кайтты. Фестиваль Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә узды. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

«Пируэт» бию коллективы (җитәкчесе – Зөлфия Витакова) «Халык биюе» номинациясендә II урынны һәм «Эстрада биюе» номинациясендә I урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot