news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның мобилизацияләнгән хәрбиләре район башлыгы белән очрашты

Лениногорскиның мобилизацияләнгән хәрбиләре район башлыгы белән очрашты
"Заман сулышы"

Лениногорск районына мобилизацияләнгән хәрбиләрнең чираттагы төркеме ялга кайтты. Алар район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты. Очрашу, гадәттәгечә, җылы атмосферада, чәй өстәле артында, гади итеп аралашып узды. Монда шәһәрнең төрле хезмәт вәкилләре дә катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Хәрбиләрнең мобилизацияләнүләренә 1 ел булды. Аларны монда көтеп торучыларга да, хәрбиләрнең үзләренә дә шактый вакыт бит бу. Очрашуга килүче хәрбиләрнең беренче тапкыр гына отпускка кайтулары иде. :

Район башлыгы хәрбиләргә якын көннәрдә үзенең командасы белән чираттагы гуманитар ярдәмне илтергә барачак. Шунлыктан ул хәрбиләрдән беренче чиратта нәрсәләр кирәк булуын сорашты. Алар генератор, тепловизор, УАЗ автомобиленә запас частьлар һәм машина ачкычлары, дип әйтте.

Очрашуда хәрби операция зонасы өчен актуаль булган мөрәҗәгатьләрне җиткерделәр. Алар әйтүенчә, махсус хәрби операциядә рацияләр һәм окоп өчен пленка, запас частьларга һәрвакыт ихтыяҗ бар.

Очрашу ахырында Рәгать Хөсәенов хәрбиләргә исән-имин кайтуларын теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100