Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскиның Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә бәйрәм чарасы үткәрелде

Лениногорскиның Мәдәният сараенда Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәрнең үзешчән артистлары катнашында бәйрәм чарасы узды. Залда шактый гына халык җыелган иде. Күбесе — өлкән яшьтәге әби-бабайлар, абый-апалар. Аларны Өлкәннәр көне белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Кадерле өлкәннәр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек телим», — диде ул.
Шәһәр һәм районда барлыгы 25 меңгә якын пенсионерлар, шуның 8 меңнән артыгы — өлкән яшьтәгеләр икәнен әйтте. Шәһәргә нигез салган данлыклы нефтьчеләрне дә, ветераннарны онытмыйча, аларның шәһәребез өчен тырышлыклыкларын искә төшереп үтте. Хәзерге көндә дә тырышып, көчләрен куеп ярдәм итеп яшәүче олы яшьтәге өлкәннәребезгә рәхмәтләрен җиткерде.
Бәйрәм вакытында Рәгать Хөсәенов «С любовью и молитвами» волонтерлар төркеме активисты Тамара Семенованы бүләкләде. Бу төркем хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләр, ир-атлар өчен гуманитар ярдәм җыя, озата. Тамара Семенова һәм төркем шулай ук маскировкалау челтәрләре үрә, җылы оекбаш-носкилар, юыну өчен мунчалалар бәйли һәм башкалар. Бәйрәмдә шулай ук башка өлкәннәрне дә хөрмәтләделәр.
Өлкәннәр өчен шәһәребезнең үзешчән артистлары, җыр һәм бию төркемнәре - «Россиянка», «Моң чишмәсе», «Сүнмәс ялкын», баянчылар төркеме чыгыш ясады. Матур җырларын, биюләрен бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз