Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскиның Куакбаш авылының «Дулкын» ансамбле үзәк китапханәдә аулак өй уздырды
Лениногорскиның Куакбаш авылының «Дулкын» ансамбле үзәк китапханәдә аулак өй уздырды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Фольклор кичә булгач, йолаларыбызны, традицияләребезне барлау, саклау максатыннан, Куакбаш авылының «Дулкын» ансамбле «Аулак өй» күренешен тәкъдим итте. Аулак өй булгач, әлбәттә, уеннарсыз һәм җыр-моңсыз узмый. Ә җыр ягыннан, монда тел шартлатырлык оста, талантлылар җыелган. Ансамбльдә гармунчы булу – зур бәхет. Монда гармунда Әхәт абый Сәхапов көйләрне сыздыра гына. Үзе уйнап, үзе җырлар да башкарды. Китапханәгә чарага килүчеләр дә аны җылы кабул иттеләр.
Куакбаш авылында «Дулкын» ансамбле 2022 елда оешкан. Авыл мәдәният йортына җитәкче булып Сиринә Мөхәмәтшина килгәч нигез салына. Аның әйтүенчә, элегрәк тә авыл клубында «Дулкын» исемле ансамбль булган. Тик, күрәсең, бик активлык сизелмәгән. Сиринә ханым ансамбльгә яңа состав туплап, җыеп, ансамбльнең исемен шул килеш калдырып, эшне башлап җибәрәләр.
«Ансамбль туплау ниятемне белдергәч, каршы килмәделәр. Мин аларның сәләтләрен, җыр ягыннан осталыкларын белә идем. Шулай ансамбль оешты. Без хәзер туганнар кебек, бер-беребез белән якынайдык, арада дуслык, җылы мөнәсәбәтләр», - ди «Дулкын» ансамбле җитәкчесе, мәдәният йорты директоры Сиринә Мөхәмәтшина.
Ансамбльнең максаты: йолаларны оныттырмау. Шул җәһәттән, ансамбль оешуга ук «Солдатка озату» йоласын өйрәнеп, аны сәхнәдән тәкъдим иткәннәр. Алар әзерләгән «Аулак өй», «Җиңү язын көткәндә» фольклор чараларында үткәннәрне онытмау, киләчәк буынга җиткерү нияте тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз