news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Куакбаш авылы егете «Аударыш» ярышында җиңгән

Лениногорскиның Куакбаш авылы егете «Аударыш» ярышында җиңгән
Фото: Лениногорск нефть техникумының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Әлмәт районының Тайсуган авылында ат өстендә «Аударыш» ярышы узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Лениногорск нефть техникумының 2нче курс студенты Нияз Галиуллин 70 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 2нче урынны алды. Бу хакта Лениногорск нефть техникумының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә, дип яза «Заман сулышы».

Анда Башкортстан, Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт районнарыннан якынча 30 ир-егет катнашты.

Нияз Галиуллин Куакбаш авылыннан, ул - көрәшче, Лениногорскиның «Штурм» хоккей командасының капкачысы.

Спорт, сәламәт яшәү рәвеше чын ир-атның төп сыйфатларының берсе, дип саный бораулаучы һөнәрен үзләштерүче егет.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100