news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Кирлегәч авылында махсус операциядәге хәрбиләр өчен токмач кисәләр

Лениногорскиның Кирлегәч авылында махсус операциядәге хәрбиләр өчен токмач кисәләр
Фото: https://zamansulyshy.ru/

Кирлегәч авылы халкы барлык җыелган әйберләрне Лениногорскидагы волонтер төркемгә тапшырыр алдыннан, хәрбиләргә дип, токмач кисү эшен дә башкарды. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Кирлегәчтән Әлфия апа Магизянова социаль челтәрдә язганча, мәдәният йортында иртәдән үк эш кайный.

«Кызлар токмач җәяргә, кисәргә җыелды. Эшләүче кызларыбызның изгелеге исәпсез булып кайтсын, солдатларга барып ирешсен. Бу игелекле кызларыбыз: Гөлфия Шигапова, Минзилә Вәлирахманова, Мөгаллимә Шәвалиева, Резедә Хуҗина, Раушания Вәлиева, Галия Вафина, Рәмзия Маһиҗанова, Наилә Фаризова, Әлфирә Кәлимуллина, Хәлилә Галимова, Алсу Салимҗанова, Асия Мингалимова, Әнисә Камилова», дип белдергән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100