news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның Керкәле авылында токмач җәеп кисү һәм үлән чәе тутыру эшләре тәмамланды

Лениногорскиның Керкәле авылында токмач җәеп кисү һәм үлән чәе тутыру эшләре тәмамланды
Фото: "Заман сулышы" газетасы

Лениногорск районы Керкәле авылы апалары махсус хәрби операциягә ярдәм итү йөзеннән, токмач кистеләр һәм пакетларга үлән чәйләре тутырдылар. Бу хакта Керкәле мәдәният йорты социаль челтәрдә хәбәр итә, дип яза «Заман сулышы» газетасы.

«Бердәм, уртак тырышлык белән эч көндә нәтиҗәле эшләгәннән соң 2000 чәй пакеты тутырылды һәм 23 кг кул токмачы ясалды!. Апалар «эх» тә димичә солдатларга ярдәм итәбез дип өч көн рәттән армый-талмый эшләделәр. Үз вакытларын җәлләмичә, өй эшләрен вакытлыча калдырып, бу изге эшне эшләшергә килгән апаларга зур рәхмәт белдерәбез!» – дип яза Керкәле мәдәният йорты.

Актив катнашучы авылдашлары күп булган. Аларның күбесе мәдәният йортына килеп, ярдәм итә алмасалар да (күбесе эштә булганга, гаилә хәле буенча) иренмичә өйләрендә токмач җәеп килгәннәр. Күбесе он, йомырка белән булышканнар, акчалата да ярдәм итүчеләр булган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot