news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның боксчы кызлары Идел буе федераль округы чемпионатында җиңде

Лениногорскиның боксчы кызлары Идел буе федераль округы чемпионатында җиңде
Фото: 3нче комплекслы спорт мәктәбеннән

Пермь краеның Березники шәһәрендә кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Ярышта Татарстан җыелма командасы 9 алтын, 6 көмеш, 7 бронза медале яулады. Бу хакта 3нче комплекслы спорт мәктәбенә сылтама белән «Заман сулышы» яза.

Лениногорскиның 3нче комплекслы спорт мәктәбенең «ДЖЕБ» клубына йөрүче боксчы кызлары яхшы ярыш күрсәтте һәм медальләргә ия булды.

Мисал өчен, 2нче мәктәп укучысы, өч тапкыр Идел буе федераль округы җиңүчесе, һәм апрель аенда Самара шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә юллама алган Дарья Антипова алтын медаль алды.

5нче мәктәптән Эльвина Сагадеева, 12нче лицейдан Надежда Терентьева, 10нчы мәктәптән Мирослава Костина бронза медаль яулап, өченче урынга лаек булды.

Фото: 3нче комплекслы спорт мәктәбеннән

news_right_1
news_right_2
news_bot