Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскиның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзаларына яңа күлмәкләр тектергәннәр
Лениногорскиның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы 2024 елга яңа күлмәкләр белән аяк басты. Оешманың зур шатлыгы хатын-кызларга бертөсле, яңа күлмәкләр тектергәннәр. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Билгеле булганча, 2017 елдан бирле шәһәрдә «Ак калфак» оешмасы эшләп килә. Араларында төрле тармакта эшләүче хатын-кызлар бар, янәшәләрендә зур терәк булып, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тора.
«Ак калфак» оешмасы хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында тора. Алар үзләре алдына зур бурыч-максатлар куеп эшлиләр. Җитәкчеләре – Тәслимә Рафикова.
«Яңа елга яңа күлмәкләр белән кердек. Рәхмәт яусын Гөлфирә Мәҗитовнага! Эскизлар ясап, матур орнаментлар сайларга ярдәм иткән алтын куллы Роза Мазгаповнага, Лилия Малиховнага рәхмәт. Аз гына вакыт эчендә шундый зур эшне башкарып чыккан Чаллы шәһәренең оста тегүче кызларына! Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зариповага рәхмәтлебез», - ди Тәслимә ханым.
Күлмәкләрне тиз арада кайтарып бирүчеләргә дә изге теләкләр җиткерәләр. «Матур күлмәкләребезне киеп, ямьле чараларда катнашырга насыйп булсын», - дип тели алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз