Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскиның 11нче янгын сүндерү-коткару часте 70 еллыгын билгеләп үтә
Лениногорскиның 11нче янгын сүндерү-коткару часте эшчәнлегенә 70 ел булган. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Наил Гыйльметдинов хәбәр итә.
Документлар буенча, 1954 елның 1 июле 25нче Хәрби янгын сүндерү командасының (ВПК) оешкан көне булып санала. Ул Яңа Писмәндә, Ромашкинода, Шөгердә нефть-промыселларын һәм резервуар паркларны сакларга дигән максат барлыкка килгән.
66нчы янгын сүндерү часте барлыкка килгәнче, 11нче хәрби янгын часте башта Шөгер районындагы, аннары Лениногорск районындагы янгыннарның төп сакчысы була. Шулай ук Шөгер нефть битум заводында эшкәртелүче битумны саклаганнар. Бу битум белән аэродромнарда бетон плитәләр тоташкан урынга салганнар, торба үткәргечләрне каплаганнар, асфальт юллар төзегәннәр, бу битум Мисырда һәм Кубада Асуан ГЭС плотинасы корпусларында бар.
11нче янгын сүндерү часте тарихында янгыннарны сүндерү буенча героик фактлар шактый. «Янгын сүндерүдә батырлык» медале белән 11нче янгын сүндерү частенең отделение команидиры А. Чураков беренчеләрдән булып бүләкләнгән, аннары Д. Ялунин, В. Лаврентьев алдылар шушы медальне алган.
Бүгенге көндә дә 11нче янгын сүндерү-коткару часте безнең ветераннар тарафыннан салынган янгын сүндерүчеләрнең буыннар бәйләнешен һәм традицияләрен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз