news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Урдалы авылында яшәүче бәрәңге утырту өчен җайланма уйлап тапкан

Ул агрегатны баштан кулга тотып йөри торган итеп ясый, икенче елны тракторга тагып йөреп карый, өченче елны тагын да камилләштерә.

(Лениногорск, 22 май, "Татар-информ", "Заман сулышы", Әлфинур Галимова). Лениногорск районы Урдалы авылында гомер итүче Касыйм абый Хәеров, үзе уйлап табып, бәрәңге утырту өчен тагылма агрегат ясаган, дип яза җирле басма.

Касыйм абый хәзерге вакытта лаеклы ялда. Пенсиягә киткәнче туган колхозында 40 елга якын машина йөртүче булып эшләде. Шуңа күрә, техника тирәсе аңа ят түгел. Ул агрегатны баштан кулга тотып йөри торган итеп ясый, икенче елны тракторга тагып йөреп карый, өченче елны тагын да камилләштерә.

Агрегат берьюлы дүрт буразна ясап бара. Ике ягына ике утыргыч ясалган, ул утыргычларга утырып, ике кеше бәрәңге ыргытып баралар, артыннан ук буразналар күмелеп тә бара.

“Буразна ясый торган звеносын алып куям да, калган звенолар белән җирне сукалап була”, - ди ул. Ул шушы уйлап табуы белән хуҗалыктагы җир эшен шактый гына җиңеләйткән. Бәрәңге утыртырга кеше дә күп кирәкми, үзе белән өч кеше җитә, ансат та, тиз дә. Үзенә генә эшләп калмыйча, Касыйм абый тирә-күршеләренә, туганнарына да ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100