news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Картлар йортында булды

Күргәзмә Татарстан рәссамнарының Лениногорск районы турында ясаган картиналарыннан торды.

(Лениногорск, 5 октябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорск шәһәренең Туган якны өйрәнү музее халыкка хезмәт күрсәтү чикләрен киңәйтә, шушы көннәрдә алар Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортында булды, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Музей хезмәткәрләре алар янына күргәзмә белән килде. Күргәзмә Татарстан рәссамнарының Лениногорск районы турында ясаган картиналарыннан торды. Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр шундый матур картиналарны сокланып, кызыксынып карады. Кайберәүләре әлеге рәсемнәр аша яшьлеген искә төшерде, икенчеләре туган якның табигате белән горурланды. Өлкәннәр бергәләшеп тәэсирләре белән дә уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot