news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Лениногорскиның Тимәш җирле үзидарә советы яңа биналы булды
Бина “авыл җирлегендә административ башкарма комитет биналарын төзү” программасы нигезендә сафка бастырылды.
Скопировать ссылку
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы", Розалия Мостафина). Лениногорскиның Тимәш авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды, дип яза җирле басма.
Тантанада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы“ Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашкан.
Тимәштәге яңа сельсовет бинасы “авыл җирлегендә административ башкарма комитет биналарын төзү” программасы нигезендә сафка бастырылды. Ул дүрт ай эчендә төзелде. Бу - районда әлеге программа нигезендә төзелгән беренче бина, диелә хәбәрдә.
Яңа бина искесе янында урнашкан. Бина эче якты, һәр белгечнең үз кабинеты бар. Программага җиһаз белән тәэмин итү дә кергәнлектән, алар кабинетларга урнаштырылган. Инженерлык челтәрләре сузылган. Иске җирле үидарә бинасын исә китапханә итеп ясаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot