news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылында янгында зыян күргән гаиләгә ярдәм кирәк

Милекләре тулысынча янып беткән, шәхси әйберләр, документларсыз калганнар.

(Лениногорск, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 17 сентябрьдә  Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында янгын чыгып, ике балалы гаилә йорт-җирсез калды, дип яза җирле басма.

Балалар зыян күрмәгән, әти-әниләре төрле дәрәҗәдәге пешү диагнозы белән хастаханәдә дәвалана. Балалар шул авылда яшәүче әбисе белән бабасы каравында.

Милекләре тулысынча янып беткән, шәхси әйберләр, документларсыз калганнар. Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, "Исток-Башлангыч" үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Адресы: Кутузов урамы, 20нче йорт, 17нче кабинет, телефон:8-917-934-52-10 , Анастасия.

Гаиләдә малайга 7 яшь, буе 130 см, аяк киеме размеры 34-35нче размер. Кызга - 8 яшь, буе 140 см, аяк киеме размеры 35-36. Балаларга киемнәр, уенчыклар, канцелярия товарлары кирәк. Гаилә олыларга кием-салымнан да баш тартмас.

news_right_1
news_right_2
news_bot