news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның “Сатурн-Урал” хуҗалыгында элиталы орлыклар җитештерелә

Биредә махсус бүлеп куелган 5 гектар кырда эксперимент рәвешендә 21 сортлы язгы бодай үстерелә.

Лениногорскиның “Сатурн-Урал” хуҗалыгында элиталы орлыклар җитештерелә
zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 21 июнь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”, Розалия Мостафина). Лениногорск районының “Сатурн-Урал” аграр предприятиесендә узган зональ семинар-киңәшмәдә орлыкчылык турында сөйләштеләр. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Семинар “Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясе белән берлектә үткәрелде. Мондый семинар-киңәшмәнең “Сатурн-Урал”да (Сарабиккол) уздырылуы очраклы түгел, чөнки әлеге хуҗалык 2016 елда Татарстанның элиталы орлыклары Ассоциациясенә кертелде.

Биредә махсус бүлеп куелган 5 гектар кырда эксперимент рәвешендә 21 сортлы язгы бодай үстерелә. Семинарда катнашучылар әлеге кырда сөйләшүне алып барды.

"Орлыклар Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтларыннан, нигездә Мәскәүдән кайтарыла. Безнең участокта бертөрле шартларда үстерелә, корткычларга каршы бертөрле препаратлар белән эшкәртелә, шуның нигезендә безнең шартларда иң яхшы сортларны ачыкларга мөмкинчелек туа", - ди хуҗалык белгечләре.

Язгы чәчүдә хуҗалык үз кырларына югары уңыш бирүче сортларны чәчте, районның өч хуҗалыгына элиталы орлыкларны сатты. Шытымнарның матур гына үсеп килүен семинарда катнашучылар да әйтте.

Хуҗалыкта алга таба да орлыкчылык эшен дәвам итәчәкләр. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, көзге бодайның төрле сортларын алып, безнең климат шартларында үстереп яраклаштырырга уйлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100