news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Сарабиккол авылында россиякүләм статуслы конференция өченче тапкыр уза

Ул ТАССРның 100 еллыгына, Эшче һөнәрләр һәм Театр елына, якташыбыз академик Әкъдәс Борһанов истәлегенә багышланган иде.

Лениногорскиның Сарабиккол авылында россиякүләм статуслы конференция өченче тапкыр уза
Зилә Мөдәррисова

(Лениногорск, 30 март ,"Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның Сарабиккол мәктәбендә кичә туган як тарихын өйрәнүгә кагылышлы фәнни-гамәли конференция узды. Россиякүләм статусы алган конференция Сарабикколда өченче тапкыр уза. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул ТАССРның 100 еллыгына, Эшче һөнәрләр һәм Театр елына, якташыбыз академик Әкъдәс Борһанов истәлегенә багышланган иде.

Конференциядә Казан, Самара, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннә һәм тирә-як районнардан мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты бүлеге мөдире Альберт Борһанов Сарабиккол мәктәбе директоры Сәлимә Гатинага "Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләр өчен" медале тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100