news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Никахлашу сараенда яшьләр өчен бал үткәрелде

Яңа ел алды бал кичәсен Лениногорск нефть идарәсе профсоюз комитеты оештырган.

 (Лениногорск, 18 декабрь, “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Татарстанның Лениногорск шәһәрендәге Никахлашу сараенда Яңа ел алды бал кичәсе үткәрелде, дип хәбәр итә районның “Заман сулышы” газетасы.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегаләмова килгән кунакларны җылы каршы алды, яшь парларга гаилә юбилейларын билгеләп үтәр өчен исемле чакыру хатлары тапшырды. Элек-электән яшьләр төрле кичәләрдә үзләренең ярларын очратканнар, шуңа күрә дә кичәнең төп максаты ике йөрәкне очраштыру, дип бу кичәнең яңа матур гадәткә әверелүенә ышаныч баглады.

Балны Лениногорск нефть идарәсе профсоюз комитеты оештырган иде. Җитәкчеләр исеменнән якынлашып килгән Яңа 2017 ел белән кунакларны “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин котлады. Лениногорск нефть идарәсе башлыгы урынбасары Рәис Галиуллин үзенең котлау сүзләрен яшьләргә юллап, аларга ихлас теләкләрен җиткерде.

Шәһәрнең шушы күркәм залында кич буе матур шигырьләр, романслар яңгырады, барлык парлар да вальс әйләнде, ә чараны оештыручылар яшьләрне сокланып күзәтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100