news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның музей хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар янында булды

Очрашу ахырында укучылар белән бергә мордва халык әкиятен уйнадылар.

(Лениногорск, 7 декабрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Инвалидлар декадасы кысаларында, Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар укый торган 14нче коррекцион мәктәпкә барып, “Халкым әкиятләре” этнография дәресе үткәрде, дип хәбәр итә район газеты.

Лениногорск күпмилләтле халык яши торган шәһәр. Шунлыктан музей хезмәткәрләре мәктәпнең 2-9 сыйныф укучыларын безнең районда яшәүче милләтләрнең әкият дөньясына алып керде, могҗизалы илдә сәяхәт иттеләр.

Әкият герое – Убырлы карчыкның төрле халыкта төрлечә аталуын да аңлаттылар. Кайбер очракларда ул алай явыз да булмый икән.

Очрашу ахырында укучылар белән бергә мордва халык әкиятен уйнадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot