Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскиның "Мөслимә" оешмасы мөмкинлекләре чикләнгән кырык балага бәйрәм оештырды
Әлеге балалар авырлык күреп яши, аларның өйләренә бәйрәм рухы кертәсе килде, ди оешма рәисе.
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Лениногорскиның "Ихлас" мәчете каршында эшләп килгән ”Мөслимә" мөселман хатын-кызлар оешмасы Корбан гаетенә мөмкинлекләре чикләнгән кырык баланы бәйрәм белән котлады. Балаларга татлы күчтәнәчләр һәм төсле шарлар тапшырып, шатлык өләшеп йөрделәр, дип яза районның “Заман сулышы” басмасы.
“Әлеге балалар авырлык күреп яши. Аларның әз генә булса да күңелләрен күтәрәсе, өйләренә бәйрәм рухы кертәсе килде. Бүләкләр, шарлар тотып килеп кергәч, балалар ихластан шатланды, безне елмаеп каршы алды. Димәк, максатыбызга ирештек”, - ди "Мөслимә" оешмасы җитәкчесе Ләйлә ханым Гыймранова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз