Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскиның Мөслимәләр клубы республикада Әбү Хәнифә елына нәтиҗә ясады
Дин галименә багышланган викторинада илледән артык хатын-кыз катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Лениногорск шәһәрендәге мөслимәләр республикада имам Әбү Хәнифәгә багышланган елга нәтиҗә ясады, дип хәбәр итә Лениногорск районы мөхтәсибәте.
Мәгълүм булганча, Татарстанның Диния нәзарәте 2016 елны республикада Әбү Хәнифә елы дип игълан иткән иде. Бу уңайдан Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә үткән ел дәвамында халыкны ислам дин галиме һәм хәнәфи мәзһәбе белән таныштыручы төрле чаралар оештырылды. Районның Мөслимәләр клубы да бу эштән читтә калмады. Мәчет карамагында дини дәресләр алып баручы мөгаллимә Әлфия ханым Нуркәева җитәкчелегендә мөслимәләр Әбү Хәнифә елына нәтиҗә ясады, мәчеттә китап күргәзмәсе оештырылды. Дин галименә багышланган викторинада илледән артык хатын-кыз катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз