news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның Кирлегәч авылы мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Шушы мәктәптә эшләп киткән, әлеге белем йортын тәмамлаган бик күп кеше кунакка кайткан иде.

(Лениногорск, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның Кирлегәч авылы мәдәният йортында мәктәпнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте, дип яза җирле басма.

Шушы мәктәптә эшләп киткән, әлеге белем йортын тәмамлаган бик күп кеше кунакка кайткан иде. Алар истәлекләре белән уртаклашты.

Тантанада катнашкан Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин Кирлегәч тугызьеллык мәктәбе укучыларының йомгаклау имтиханнарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен, спорт буенча уңышларын билгеләп үтте. Район башлыгы һәм Мәгариф идарәсе исеменнән бер төркем укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

 Мәктәпнең элеккеге директоры, мәктәп, авыл өчен бик күп эшләр башкарган Сәгыйть абый Димиевның хатыны Мөгаллимә апа чыгыш ясады.

 Директор булып Сәгыйть Димиев торганда эшләгән укытучылар истәлекләре белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot