news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Румия Хафизова биредә 35 елга якын хезмәт куя.

(Лениногорск, 30 декабрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскиның Керкәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип яза район газеты.

Мондый төр фельдшер-акушерлык пунктлары авыл җирлекләрендә республика программасы буенча тормышка ашырыла. Керкәлеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Авыл халкы үзе дә тантаналы вакыйгага бердәм булып килгән иде.

“Республикада эшләп килүче программа нигезендә төзелгән әлеге бина авыл халкының сәламәтлеген кайгыртуны беренче урынга куя һәм беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын да арттырырга ярдәм итә. Биредәге уңайлыклар, җиһазлар, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра. Яңа бина сезгә озак еллар хезмәт итсен, бирегә чирләп түгел, профилактик ярдәм алырга гына килергә язсын”, - дип теләде Рәгать Хөсәенов.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Румия Хафизова биредә 35 елга якын хезмәт куя. “Элеккеге медпункт бинасында сусызлыктан интектек инде, шулай ук салкын булды, ремонт ясап торуга карамастан, стенасы да ишелә башлаган иде. Яңа бинада шундый матур, эшләве дә рәхәт. Бөтен уңайлыклары бар. Рәхмәт республика, район җитәкчеләренә”, ди Румия ханым.

Кызыл тасма киселгәннән соң, барысы да эчкә үтеп, бинаны карады, торышына бәя бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100