news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның "Кайгырту" приюты үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтте

Район башлыгы приюткка илле мең сумлык сертификат тапшырды.

Лениногорскиның "Кайгырту" приюты үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтте
alekseyevsk.ru

(Алексеевск, 7 апрель, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). Лениногорскиның "Кайгырту" приюты үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтте. Приют коллективын һәм тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән район башлыгы Сергей Демидов котлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район башлыгы приют хезмәткәрләренә һәм ветераннарына авыр тормыш хәлендә калган балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. Сергей Демидов приют директоры Марина Солдатовага илле мең сумлык сертификат тапшырды. Бу акчаларга кер юу машинасы сатып алырга планлаштырыла.

Балаларга исә, Сергей Анатольевич татлы бүләкләр бүләк итте, алар тормышында бәхетле һәм якты көннәр күбрәк булсын дип теләде.

Шулай ук балаларны һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина да котлады. Бу көнне балаларга күп еллар буена мәхәббәтләрен һәм игелекләрен бүләк иткән ветераннарны да хөрмәтләделәр.

Шулай итеп, Людмила Анисимова, Анна Захарова, Наталья Каябордина алкышларга, рәхмәт сүзләренә һәм бүләкләргә лаек булды. Алар унбиш ел элек Алексеевск район башлыгы Алексей Демидовның "Куянкай" балалар бакчасы бинасының бер өлешен приютка бүлеп бирүен искә алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100