news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Халыклар дуслыгы йортында милли диаспора җитәкчеләре катнашында чара үтте

Лениногорскида бүгенге көндә 8 милли диаспора үз эшчәнлеген алып бара.

(Лениногорск, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскиның Халыклар дуслыгы йортында милли диаспора җитәкчеләре катнашында чара үтте. Лениногорскида бүгенге көндә 8 милли диаспора үз эшчәнлеген алып бара: татар, рус, чуаш, мордва, әзербайҗан, әрмән, үзбәк, таҗик диаспоралары, дип хәбәр итә район газеты.

Аларның җитәкчеләре Гончаров урамы, 1нче йортта урнашкан Халыклар дуслыгы йортының актлар залына җыелып, 2017 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Былтыр диаспоралар шактый гына мәдәни чараларда катнашкан. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәмен оештыруда менә ничә ел рәттән таҗик, үзбәк, әзербайҗан диаспоралары активлык күрсәтә. Анда башка милләтләр дә актив катнашып, ул халыкларны берләштерүче бәйрәм төсен ала.

-Быел тагын да активрак эшчәнлек алып барачакбыз. Тора-бара бу урында тормыш "кайнап торачак" диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Неля Чубатова. Ул бу вазифага 2017 елның декабрь аенда билгеләнгән булган. Эшчәнлек белән танышып, 2018 елга план төзегән, шуның белән таныштырды. Киләчәктә азербайҗан, әрмән, таҗик, үзбәк диаспоралары үз иҗади коллективларын булдырсыннар иде, дигән теләген җиткерде ул.

Җыелышта район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь дә катнашты. Ул кирәк булган очракта, диаспораларга хокукый, миграция белән бәйле ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100