news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскиның халык театры яңа премьерага әзерләнә

Тамашачыга «Бирнәле кыз» спектакле 2022 елның февралендә Мәдәният сараенда күрсәтелә.

Лениногорскиның халык театры яңа премьерага әзерләнә
http://zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорскиның Рәшит Шиһап исемендәге халык театры артистларының бу көннәрдә премьерага әзерләнә, репетиция ясыйлар. Быел Лениногорск тамашачысына премьера тәкъдим итәчәкләр.

«Чулпан», «Егерме ел үткәч», «Безнең подъезд төбе», «Зөбәйдә адәм баласы» кебек сәхнә әсәрләре белән танылган Шәриф Хөсәеновның «Бирнәле кыз» исемле комедиясен сәхнәләштерергә алынганнар. Спектакльнең премьерасын шәһәрдә шифаханәдә күрсәткәннәр.

Спектакльне сәхнәгә куючы — Гүзәл Талипова һәм Флера Тәхаува. Спектакльнең музыка ягыннан бизәлешен үз эшенең остасы Гүзәл Вәлиуллова башкарган.

Тамашачыга «Бирнәле кыз» спектакле 2022 елның февралендә Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot